Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзорның БДИ-2024нең беренчел расписаниесе белән уртак проекты басылып чыкты. Әлегә документ җәмәгать фикер алышуында, аннан соң тагын үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Әмма күпчелек даталар, үзгәрешсез калачак дип фаразлана.
Шулай итеп, БДИ 22 мартта старт ала - бу көнне география һәм әдәбият имтиханнарыннан вакытыннан алда тапшыру чоры башлана. Исегезгә төшерәбез, 2023/2024 уку елыннан узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарын вакытыннан алда тапшыра алмаячаклар. БДИ үткәрүнең яңа кагыйдәләре шундый. Имтиханнарны тапшыру мөмкинлеге алар өчен төп чорның резерв срокларында булачак.
Ә тагын берсе, яңа уку елыннан башлап математикадан профиль имтиханына база яки киресенчә сайланган БДИ дәрәҗәсен үзгәртергә мөмкин булачак, ә узган елларны тәмамлаучылар өчен, БДИда катнашу турындагы гаризаларда күрсәтелгән уку предметлары исемлеген, үзгәртергә яки тулыландырырга мөмкин булачак. Әмма имтиханга кадәр ике атнадан да соңга калмыйча.