«Большая перемена» конкурсының популярлыгы елдан-ел арта - быел аңа 1 млн га якын яңа катнашучы кушылган. Бу хакта финалистларны сәламләү сүзендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы җиңүчеләрне һәм призерларны котлады. "Сез барыгыз да тырышлык һәм үҗәтлек күрсәттегез, катлаулы биремнәрне үтәдегез һәм финалда бик яхшы чыгыш ясадыгыз. Күпләр инде булачак һөнәрләрен дә билгеләде, шуңа күрә монда алынган тәҗрибәне практикада куллана аласыз, чөнки бу конкурс яңа белемнәр һәм күнекмәләр, командада эшли белү, куелган бурычларны бергәләп хәл итә белү", - диелә Кремльнең матбугат хезмәте бастырган телеграммада.