Азнакайда “Своя игра” интеллектуаль уены узды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

22 ноябрьдә Азнакайда  Бөтенроссия хокукый ярдәм көненә багышланган “Своя игра” интеллектуаль уены узды. Уенда Азнакай, Баулы, Ютазы районнарының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү һәм тәрбияләү буенча киңәшчеләр командалары катнашты.

Видеоконференция режимында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры киңәшчесе, Татарстан Республикасында тәрбия буенча киңәшчеләрнең төбәк координаторы Алексей Зиновьев чыгыш ясады. Алексей Зиновьев барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International