22 ноябрьдә Казанда «Әкият» курчак театрында «Имин мәктәп» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гомуми белем бирү оешмаларының, балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларының, һөнәри белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләренә ярдәм итү һәм бүләкләү максатларында үткәрелә. Быел конкурска 64 гариза җибәрелгән, шуларның 10сы конкурс комиссиясе тарафыннан сайлап алынган.
«Безопасная школа- 2023» республика конкурсында җиңүчеләр 50 мең сумлык сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.