Татарстан укучылары өчен эшкуарлык эше буенча бушлай семинарлар узды

2023 елның 24 ноябре, җомга

«Мәктәп бизнес-старты» республика программасының икенче этабы кысасында укучылар арасында эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән өйрәтү семинарлары мәгариф учреждениеләре мәйданчыкларында, ә ерак районнар яшәүче  йөз укучы өчен - «Идел» Яшьләр үзәгендә узды.

2023 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм  проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп бизнес-стартында» республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнашкан. Нәтиҗәдә, үзләрен иң уңышлы күрсәткәннәр 600 укучы икенче турга,  бизнес-проектлауга күчкәннәр. Алар - Казан, Чаллы шәһәрләре һәм  шулай ук,  республиканың авыллары һәм кече шәһәрләреннән мәктәп укучылары.

Программаның йомгаклау этабы Яңа ел хәйрия мәктәп ярминкәсе һәм 2024 елның февралендә узачак бизнес-кейслар чемпионаты булачак. Анда алдагы этапны уңышлы узучылар  катнаша алачак. Мәктәп бизнес-компанияләренең финал слеты киләсе елның апреленә билгеләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International