Мәктәп киңлекләре проектлары «Учительская для учителя!» Бөтенроссия конкурсында тәкъдим ителәчәк

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Педагог һәм остаз елында «Учительская для учителя!» Бөтенроссия мәктәп киңлекләре конкурсы старт алачак. Чараны Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе оештыра.

Конкурс кысаларында мәктәп педагогик һәм идарә командалары укытучылар бүлмәләрен төзекләндерү буенча үз идеяләрен һәм концепцияләрен, укытучылар өчен эшләү һәм ял итү зоналарының  яңа чишелешләрне тәкъдим итәчәкләр.

Конкурс «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты кысаларында онлайн-форматта дүрт номинация буенча уздырыла. Конкурста өстәмә матди чыгымнарсыз тормышка ашырыла торган  идеяләр аеруча бәяләнә. Идея формалары төрлечә булырга мөмкин: тасвирламалары булган цифрлы фотоальбом, панорамалы фото (10 данәдән артык булмаган) яисә видео (озынлыгы 5 минуттан артмаган) белән виртуаль экскурсия, интерактив плакат яки мультимедиа продукт.

Конкурста катнашу өчен гаризаны 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 1 февраленә кадәр smpr@apkpro.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре 2024 елның 15 мартында игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International