23-24 ноябрьдә Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында “Туган телдә мәктәпкәчә белем бирү программаларын (чуваш, удмурт, мари, мордва) тормышка ашыручы иң яхшы педагог” конкурсының республика этабы узачак. Конкурс үз эченә өч төрле сынауны алган:
-«Педагогик тәҗрибәне тәкъдир итү»,
- «Мастер-класс»,
- «Түгәрәк өстәл».
Финалның һәр төркемендә 12 катнашучы (чуваш, удмурт, мари, мордва). 24 ноябрьдә жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләячәк.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона этабы 17-26 октябрьдә узды. 19 муниципаль берәмлектән 31 гариза кабул ителгән иде.