"Мин-укучы" мобиль кушымтасында мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына видеороликлар конкурсы турында

2023 елның 24 ноябре, җомга

2023 елның 20 ноябреннән 25 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе, «Балаларның тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт учреждениесе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары арасында «Мин  - укучы» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге темасына видеороликларның республика конкурсы уздырыла.

Конкурста катнашу өчен 5-11 сыйныф укучыларына «Мин - укучы» кушымтасында «Конкурслар» сервисында «Юл хәрәкәте иминлеге» конкурсына үз эшеңне җибәрергә кирәк.

Тулырак мәгълүмат - https://konkursi.ya-shkolnik.tatar.ru/c/bd2023

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International