«Россия тәрбиячеләре» Бөтенроссия конкурсында татарстан данын 11 мәктәпкәчә белем бирү педагогы яклаячак

2023 елның 24 ноябре, җомга

 «Россия тәрбиячеләре» XI Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс тәрбиячеләрнең, педагогик хезмәткәрләрнең һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренең инновацион тәҗрибәсен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм тарату, мәктәпкәчә белем бирүнең уңышлы эшләүче педагогларын стимуллаштыру һәм һөнәрне популярлаштыру максатында Президент грантлары фонды, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Конкурс читтән торып оештырылган форматта үткәрелде. Анда Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Арча, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Саба, Тәтеш, Чистай районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 77 педагог катнашты.

29 җиңүче һәм призер «Россия тәрбиячеләре» XI Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында дипломнар белән бүләкләнде. 11 балалар бакчасы педагогы үзләренең конкурс эшләрен федераль дәрәҗәдә  күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International