Традиция буенча мактаулы жюри составына күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәдәният, бизнес һәм спорт вәкилләре кергән. Премия лауреатларның исемнәре 2024 елның февралендә бүләкләү тантанасында билгеле булачак. "Знание" җәмгыятенең Мактаулы жюри утырышын Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ачты. Ул мәгърифәтчелек эшчәнлегенең абруе һәм җәмгыятьтә мәгърифәтчелек статусының кискен үсүен билгеләп үтте: «Быелның октябрендә җәмәгатьчелек фикерен сораштыру күрсәткәнчә, Россия халкының 31 проценты агарту эшчәнлегендә катнашуны абруйлы һәм дәрәҗәле дип саный.
Иң яхшы чит ил мәгърифәтчесе исеменә БДБ, Европа, Африка, Латин Америкасы, шулай ук АКШ илләреннән дәгъва итүчедәр бар . Махсус номинациягә гаризалар кабул итү 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Соңрак Мактаулы жюри әгъзалары номинация шорт-листында катнашучыларның видеовизитларын дистанцион рәвештә бәяләячәкләр, ул 2023 елның декабрь ахырына кадәр формалаштырылачак.
Сергей Кириенко шулай ук яңа номинация турында хәбәр итте. "Елның яшь мәгърифәтчесе" премиясе 12 яшьтән 17 яшькә кадәр булган укучыга , мәгариф өлкәсендә аерым казанышлары өчен биреләчәк. Гаризалар тапшыру 23 ноябрьдә башланып китте һәм 2024 елның 12 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк..
Мактаулы жюри утырышыннан соң фотога төшү сылтамасы(яңартыла): https://disk.yandex.ru/d/V4bgCldDnO7ZA
Белем.Премия – 2023 номинантлары каталогына сылтама. https://disk.yandex.ru/i/viGwhGM.