«Функциональ грамоталылыкны үстерү идарәсе» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

27-28 ноябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә халыкара дәрәҗәдә «Функциональ грамоталылыкны үстерү идарәсе»  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрә.

 Конференция гомуми белем бирү сыйфаты буенча ун дөньякүләм лидерлар дәрәҗәсендә Татарстан мәгариф системасының конкурентлык сәләтен тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм безнең республикада мәгарифне үстерүнең нәтиҗәле механизмнарын эшләү максатында уздырыла

Конференциянең мәртәбәле кунаклары функциональ грамоталылык өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар: мәгарифне үстерү стратегиясе институты хезмәткәрләре, PISA халыкара тикшеренүләр экспертлары: Г.С. Ковалева, О.Б. А. Пентин, Е.Л. Рутковская, М.И. Кузнецова, Г.С. Сидорова, Л.А. Коваль, «Россия Мәгариф министрлыгы академиясе» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе экспертлары: М.А. Мищерина, Е.Е. Камзеева, Е.А. Баракова, Россия вузларында әйдәп баручы галимнәре.

Конференция эшендә онлайн катнашырга мөмкин.  Сылтамалар конференциянең рәсми битендә https://kpfu.ru/psychology/struktura/centr-nepreryvnogo-povysheniya-professionalnogo/vserossijskaya-npk-upravlenie-razvitiem адресы буенча урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International