Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетына тарих укытучылары белән очрашуда әйтте.
- Дәреслек һәм методик әсбаплар язу өчен вакыт кирәк. Киләсе уку елына җәмгыять белеме дәреслеге һәм 5-9 сыйныфлар өчен тарих дәреслеге булыр дип планлаштырабыз. Шулай ук иминлек һәм ватанны саклау нигезләре, география, рус теле һәм әдәбияты кебек фәннәр буенча бердәм дәреслекләр өстендә эш алып барыла, - диде Кравцов..
Министр шулай ук тагын бер яңалык - гомуми белем бирү предметларын өйрәнүнең бердәм календарь планын булдыру турында да сөйләде.
Кравцов сүзләренчә, мондый бердәм календарь планлаштыру системасы хәзерге вакытта бердәм дәреслекләр эшләнә торган барлык предметларны укытуга да кертеләчәк. Бу укытучыларга йөкләнешне киметергә һәм материалны системалы рәвештә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.