Менделеевскийның «Атмосфера» гөмбәзендә «Рябинушка» 10 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен яшь химиклар форумы узды. Форум балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» грантын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Форумның дәрәҗәле кунаклары- Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, “ Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге советы рәисе Тимур Сөләйманов булдылар.
Балалар иҗади номерлар күрсәттеләр, химия турында сөйләделәр. Балалар бакчасы мөдире Эльвира Абрамова “Нахимичим” балалар химия лабораториясе” проекты буенча грант йомгаклары турында сөйләде.