Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 20-24 ноябрьдә Әзербайҗан Республикасында “Татар мәгърифәте көннәре” үткәрде. Делегация составына министрлык вәкилләре, Казан федераль университеты, ТР Мәгариф үсеше институты галимнәре, Казанның мәгариф оешмалары җитәкчеләре керде.
Чара кысаларында Әзәрбәйҗан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашу узды, мәгариф учреждениеләре, дәүләт һөнәри белем бирү агентлыгы, Баку шәһәре югары белем бирү оешмаларының эше тәҗрибәсе, Әзербайҗан Республикасы Фәннәр академиясендә һәм Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы Вәкиллеге галимнәре белән түгәрәк өстәлләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән чара үткәрелде. Мәгариф өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышынды, уртак эшчәнлеккә планнар төзелде.
Очрашуларда Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасындагы мәгариф системасы белән таныштырды, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов югары белем бирү өлкәсендә Әзәрбәйҗан Республикасы белән хезмәттәшлек турында сөйләде.