11-17 яшьлек мәктәп укучылары арасында 3D-модельләштерү буенча II Бөтенроссия хакатоны Әлмәттә (Татарстан Республикасы) узды. Ярышта Россиянең унбер төбәгеннән 50 дән артык укучы катнашты. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узды.
Ярышта Татарстан, Чувашия, Мордовия Республикалары, Красноярск крае, Төньяк Осетия - Алания, Мәскәү, Түбән Новгород, Свердловск, Смоленск, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләре командалары катнашты.