22 ноябрьдә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе базасында “Заманча мәктәп” федераль проектының “Доброшкола” проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт мәгариф учреждениеләре директорларының республика семинары узды.Семинар барышында катнашучылар өчен мәктәпнең визит карточкасы һәм «Доброшкола» проекты кысаларында алынган җиһазларны кулланып дәресләр тәкъдим ителде.
Семинарның икенче өлешендә җыелучылар өчен Болгар музей-тыюлыгы һәм музей базасында Болгар интернат мәктәбе укучылары белән дәресләр уздырылды. Йомгак ясап, семинарда актив катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.