Казанда бер эл эчендә мөмкинлекләре чикле булган балаларны укыту өчен мәктәпләрдә 54 кабинетка капиталь ремонт ясалган

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бер елда Казанда сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен сигез мәктәптә 54 кабинетка капиталь ремонт ясалган. 24 млн 800 мең сумга сенсор бүлмәләре, психолог һәм логопед кабинетлары, уку класслары яңартылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Алар өчен уку бүлмәләрен капиталь ремонтлау инициативасын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин хуплады. Киләсе елга алар өчен мәгариф һәм ял үзәкләре санын киңәйтү өчен тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, бу эшкә югары уку йортлары да кушылган. «Казан федераль университеты белән берлектә 41 нче мәктәптә 4 млн сумлык сигез кабинет ремонтланды һәм җиһазландырылды», - дип өстәде ул

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International