Казанның Совет районында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзеләчәк

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Казанның Совет районында яңа мәктәп төзелә башлый. Яңа мәгариф учреждениесе "Җәй" торак комплексында барлыкка киләчәк, дип аңлашыла дәүләт сатып алулары порталындагы тендердан.

Мәктәп 1224 балага һәм 126 хезмәткәргә исәпләнгән. Объект 2024 елның 1 декабренә төзелер дип көтелә. Төзелешнең бәясе 922 млн сум тирәсе бәяләнә.

Булачак мәктәпкә бирелгән участокның мәйданы - 28 161 кв. метр, төзелеш мәйданы - 7 мең кв. метрдан артык. Бинаның мәйданы 24,5 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Ул өч каттан, подвалдан һәм техник каттан торачак. Уку сыйныфларыннан, азык-төлек блогы администрациясе кабинетларыннан тыш, монда актлар залы, китапханә һәм бассейн  урнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International