Чаллыда гаиләләрне алыштыручы һәм чыгарылыш сыйныфта укучы ятим балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелде

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Хокукый ярдәм көнен Чаллының ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә төзелешенә ярдәм итү һәм гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге оештырды.  Уздыруның төп максаты - мәгълүматлаштыру, квалификацияле хокукый ярдәм алу, ятим балалар арасыннан белем алучы ата-аналарның һәм  мәктәп тәмамлаучыларның хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү. Чараның  пленар өлешендә Яр Чаллы шәһәре дәүләт учреждениеләре белгечләре катнашты һәм чыгыш ясады.Анда тәрбиягә бала алучы ата-аналар, опекуннар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, урта һөнәри уку йортларында укучылар, интернат учреждениеләрен тәмамлаучылар катнашты.

Теләгән һәркем белгечләрдән  шәхси консультацияләр һәм адреслы ярдәм алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International