Россиядә балаларны комплекслы иминлек стратегиясен гамәлгә ашыру планы кабул ителде

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан расланган Россия Федерациясендә балаларның комплекслы иминлеге стратегиясен гамәлгә ашыру буенча федераль башкарма хакимият органнары, региональ хакимиятләр һәм кызыксынган оешмалар эшенең төп юнәлешләре билгеләнде. Россия Мәгариф министрлыгы ел саен аларның эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен гомумиләштерергә һәм Хөкүмәткә тиешле доклад тапшырырга кушылды.

70 тән артык планлаштырылган чараларны гамәлгә ашыру , балалар үлеме һәм балалар җәрәхәтләнүе дәрәҗәсен киметү, балалар мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның сәламәтлеген саклау, шулай ук традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү кебек төп бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International