Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча чемпионатта алтын медальләр яулады

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Көллият, техникум студентлары, шулай ук предприятиеләрнең яшь белгечләре хезмәт компетенцияләрендә ярыштылар. Бу сәнәгать, янгын куркынычсызлыгы, цифрлы һәм IT-технологияләр, медицина һәм социаль тәрбия трамаклары буенча.

Җиңү өчен Россиянең 62 төбәгеннән 700 финалист көрәште. Моннан тыш, чемпионатка Беларусия, Әзәрбәйҗан, Вьетнам, Сирия һәм башка илләрдән делегацияләре килде.

Чемпионат финалында катнашу өчен мәктәп укучылары һәм студентлар арасыннан Татарстан Республикасы җыелма командасы составы формалаштырылды. Алар  2023 елда төбәк һәм сайлап алу этапларында призлы урыннар алган,  һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтендә катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International