Ата-аналарга, хезмәткә һәм дингә мәхәббәт татарларның геннарына салынган. Балаларның туган телләрен белүләре мөһим. Моның өчен аларга мөмкин булган бөтен ярдәмне күрсәтергә кирәк. Бу хакта «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVI Форумының пленар утырышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада бүләкләр дә тапшырылды. Миңнеханов Курган өлкәсенең Юлдус авылы укучыларына чаңгылар тапшырды. «Каргансемена» АҖ директоры Марат Исламов, «Березовский руднигы» генераль директоры Фәрит Нәбиуллин һәм Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев «Дуслык» ордены белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Бәрәкәт - Благо» хәйрия фонды идарәсе рәисе Ринат Насыйров һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләнде.