29-30 ноябрьдә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең унынчы Бөтенроссия киңәшмәсе узачак. Чараны оештыручы - Россия Мәгариф министрлыгы. Киңәшмә Мәскәүдә гибрид форматында узачак. онлайн-режимда аңа Россиянең барлык регионнары вәкилләре дә кушылачак, шул исәптән Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре вәкилләре дә.Быел чараның үзәк темасы - «Тотрыклы үсеш максатларында балаларга өстәмә белем бирү: кеше, икътисад, ил, дөнья». Киңәшмәдә катнашучылар балаларны һәм яшьләрне Россия Федерациясенең мәгариф киңлегенә интеграцияләү, тәрбия программалары, балалар иҗтимагый берләшмәләренең эше, педагогик вузларның роле һәм өстәмә белем бирү системасында кадрлар чишелеше мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Киңәшмәдә катнашу өчен теркәү 2023 елның 28 ноябренә кадәр чараның рәсми сайтында бара. Һәр секция онлайн трансляцияләнәчәк.