Агымдагы елда бәйгенең дистанцион этабына мәгариф өлкәсендә эшләүче 14 195 идарәче һәм 57 635 педагог кертелгән. Шуларның иң күп балл җыйган 2183конкурсант октябрь аенда төбәк ярымфиналында очраштылар. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча финал сынауларында 265 педагог һәм иң күп балл җыйган идарәче катнаша.
Финал сынаулары биш көн дәвам итәчәк, аларның һәркайсы билгеле бер темага багышланган.
Финалның йомгаклау көне, 1 декабрьдә үтәчәк , ул мәгариф өлкәсендә кадрлар резервына һәм һөнәри мөмкинлекләргә багышланачак.
Финал ахырында конкурска йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталачак.