«Промхимтех» проекты класслары тәҗрибә уртаклаша

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрьдә Казанның Вахитов районының  98 нче (татар-рус) мәктәбе базасында «Промхимтех» сыйныфларын төзүнең һәм эшләүнең максатчан моделен гамәлгә ашыруда катнашучы команда-катнашучылар өчен семинар узды.Чара кысаларында мастер-классларда укытучылар һәм мәгариф оешмаларының җитәкче хезмәткәрләре Казан милли тикшеренү технология университеты, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ, Татнефтехиминвест-холдинг, РТСИМ вәкилләре белән берлектә эшчәнлекнең инженер-техник юнәлешләре белән таныштылар. Алар химия, физика һәм биология ачык гамәли дәресләрендә цифрлы технологияләр кулланып, виртуаль химик класс булдырып карадылар, молекуляр структураларның 3D-модельләрен җыйдылар.

Түгәрәк өстәл артында мәктәп укытучылары югары технологияле предприятиеләр вәкилләре белән инженер-техник юнәлештә профильле укытуны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар, ә иң мөһиме - алга таба хезмәттәшлек итү турында  сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International