Буада мәктәп һәм югары уку йортларында экология-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Буада М.М. Вахитов исемендәге гимназия базасында «Мәктәптә һәм югары уку йортында экология-туган якны өйрәнү эшчәнлеген оештыру» темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция булды.  Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, КФУ, Рус географик җәмгыятенең региональ бүлеге һәм Буа районы Мәгариф идарәсе эгидасы астында узды.

Конференциядә 275 кеше катнашты, болар - мәктәп укучылары, балалар бакчаларының өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр, югары уку йортлары студентлары һәм фәнни-педагогик хезмәткәрләре, һөнәри белем бирү учреждениеләре, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең 12 субъектының педагогик хезмәткәрләре.

Конференцияне Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International