Татарстан укучыларын ничек эшкуар булырга әзерлиләр

2023 елның 2 декабре, шимбә

Татарстанда бизнес төзергә һәм акча эшләргә хәзер мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтәләр. Һәм моны укытучылар түгел, ә уңышлы эшмәкәрләр эшлиләр.

"Мәктәп бизнес-старты" республика  программасы 5-7 нче сыйныф укучылары өчен ТР Рәисе  Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнгән һәм икенче ел рәттән төбәктә "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" һәм "Хәзерге заман мәктәбе" илкүләм проектлары кысаларында уза. Быел ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә ашыра торган проектта Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 28 районыннан 11 меңнән артык бала катнаша.

Башта ике  ай дәвамында балаларны эшлекле уен форматында эшмәкәрлек нигезләренә бушлай өйрәттеләр. Мәктәп укучылары төркемнәргә бүленеп эшмәкәрләр портретын төзегәннәр, махсус тестлар узганнар һәм бизнес-планнар белән үз проектларын тәкъдим иткәннәр. Шуларның алтысы - әлеге сынауларны уңышлы үтеп, бизнес алып бару серләрен тирәнтен өйрәнүнең киләсе этабына күчкән.

Көзге каникул көннәрендә 60 команда өчен,  өч көнлек бизнес-проектлау семинары,  Татарстанның берничә мәгариф учреждениесендә  узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International