27-28 ноябрьдә «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Александр Сайбединовның авторлык программасы буенча уку семинары узды. Эмоциональ белем - ул сәнгать эшчәнлеген өйрәтүнең, гамәли философия дәресләре белән сәнгати-эстетик тәрбиянең күпбаскычлы системасы.
Укуларда Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәрләре гомуми белем бирү оешмаларының составында оешма җитәкчесе (урынбасары), рәсем укытучысы, өстәмә белем педагогы булган идарә командалары катнаша.
Семинар эше барышында программалар авторы җитәкчелегендә командалар эшчәнлеге, шулай ук эмоциональ белем бирү методикаларын кулланып, төркемнәрдә практик дәресләр оештырылачак.
28 ноябрьдә, семинарны ябу кысаларында, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Томск шәһәренең Светленский лицее директоры - программа авторы Александр Сайбединов катнашында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла.