29 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Татарстан мәктәпләре һәм көллиятләре укучылары яңа форматтагы Россия Банкының финанс белеме буенча онлайн-дәресләрдә катнаша алалар.
Дәресләрдә катнашучылар финанс белеме шәһәренә, кешеләр һәм магик затлар финанслар белән идарә итү серләрен саклый торган урынга, сәяхәткә юл тотачак. Аларакча белән эшләргә өйрәтүче, белемнәре һәм кыйммәтле артефактлар белән уртаклашачаклар. Моның өчен акча белән идарә итү буенча интерактив биремнәрне чишәргә һәм дөрес җаваплар өчен артефактлар җыярга кирәк булачак.
Сәяхәткә мөстәкыйль рәвештә яки сыйныф белән кушылырга мөмкин. (https://lab.dni-fg.ru/) сайтында расписание белән танышырга һәм үзеңә туры килә торган вакытны сайларга була.