2023 елда мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр Мәскәүдә Бөтенроссия киңәшмәсендә тикшерелде

2023 елның 2 декабре, шимбә

Мәскәүдә ВДНХның  57 нче павильонында мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы  башкарма органнары җитәкчеләре һәм Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы югары уку йортлары җитәкчеләре өчен Бөтенроссия киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә катнашучылар 2023 елда белем бирү  юнәлешләре буенча эшләргә йомгак ясадылар һәм 2024 елга планнар билгеләделәр.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, 2019 елдан Россиядә мәктәпләр төзү программасы кысаларында 1154 бина файдалануга тапшырылган, ә 2022 елдан капремонт программасы буенча 3 меңнән артык мәктәп бинасы ремонтланган.

 Бөтенроссия киңәшмәсендә РФ цифрлы үсеш министры Максут Шадаев әйтүенчә, бөтен Россия буенча 45 мең мәктәп объекты югары тизлекле интернет белән тәэмин ителгән, шуларның 28 меңе авыл җирлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International