2024 елдан Хөкүмәт тәрбия эшләре буенча директорлар киңәшчеләрен өйрәтүгә акча бүлеп бирә башлаячак. Тиешле йөкләмәне октябрь башында "Сириус" белем бирү үзәгенә бару нәтиҗәләре буенча Президент Владимир Путин раслады.
Яңа вазыйфа 2021 елның мартында расланган иде. Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу уку елы башыннан киңәшчеләр Россиянең 26 мең мәктәбендә эшли.