«Киләчәккә адым» форумы Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышланачак

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2024 елның мартында Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгына багышланган «Киләчәккә адым» халыкара фәнни яшьләр форумы ачылачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узачак. Анда мәктәп укучылары, югары уку йортлары , көллият һәм техникум студентлары, кадет сыйныфлары укучылары, суворов һәм нахимов училищелары студентлары чакырыла. Форум эшенә төрле илләрдән дә вәкилләр  кушылачак.

Форум  ике этапта узачак: көндезге  - 25нән 29 мартка кадәр, халыкара секцияләрне үз эченә алган дистанцион этап - апрель дәвамында.

Форум мәйданчыклары 14 фәнни үзәк һәм 13 әйдәп баручы университет базасында оештырылачак. Лекцияләр һәм семинарларны  300дән артык фән докторы һәм кандидатлары үткәрәчәк.

Катнашучыларны теркәү 30 декабрьгә кадәр шагвбудущее.рф.  сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International