RAEX агентлыгы Андрей Мельниченко Фонды ярдәме белән икенче тапкыр табигый-математик һәм инженер-техник өлкәләрдә Россиянең иң яхшы югары уку йортлары рейтингларын төзеде. 2023 елда инженерлык-техник юнәлеше буенча югары уку йортлары рейтингына Татарстан Республикасының берьюлы алты югары уку йорты кергән: Иннополис, КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ, КДЭУ һәм КазГАСУ. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты шулай ук табигый-математика өлкәсендә югары уку йортлары рейтингына керде.
Рейтинглар белгечлекләрнең ике төркеме кысаларында югары уку йортларының конкурентлык сәләтен үлчиләр. Табигый-математика өлкәсенә математика, физика, химия, биология һәм җир турында фундаменталь фәннәр кебек юнәлешләр кертелгән. Инженер-техник өлкәдә инженерлык юнәлешләренең киң спектры карала (энергетика, төзелеш, информатика һәм исәпләү техникасы, авиатөзелеш, робототехника, җиңел сәнәгать һ.б.). Рейтингларда урыннарны бүлүгә өч фактор йогынты ясаый - хезмәт базарында тәмамлаучыларның ихтыяҗы, белем бирү сыйфаты һәм фәнни нәтиҗәләр.