ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - минус 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен - минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары - минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфлары - минус 32 градус булганда дәресләр булмый.
Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура дәресләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, югары сыйныф укучылары өчен – минус 10 градустанда түбән булмаганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда.
Шул ук вакытта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны туктатырга киңәш итә. ТР мәгариф һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында шулай ук җылылык белән тәэмин итү системаларының эшенә контрольне көчәйтергә кушылды.