Сентябрь ахырында Алабуганың барлык мәктәпләрдә видеокүзәтү системасы эшли башлаячак

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Сентябрь ахырында барлык мәктәпләрдә видеокүзәтү системасы эшли башлаячак. Хәзерге вакытта мондый җайланмалар бары тик 7 нче һәм 11 нче мәктәпләрдә генә урнаштырылган. Мәктәпләр өчен видеокамера депутатлар һәм мәктәпне шефлыкка алган предприятие яки оешма исәбеннән сатып алыначак. Мәсәлән, 5 нче мәктәпне шефлыкка алган предприятие бу мәктәпкә 11 видеокүзәтү җайланмасы сатып алган һәм урнаштырып та биргән. Әлеге камералар ярдәмендә вахтер мәктәп коридорын гына түгел, ә бәлки якын-тирә территорияне дә күзәтә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International