Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Чүпрәле училищесы техникумга әйләнде
2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Чүпрәле муниципаль районы үзәгендәге 90 нчы номерлы һөнәр училищесы “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” (“Дрожжановский техникум отраслевых технологий”) автономияле дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусына ия булды.
Техникум директоры Рамил Әхмәтов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, техникумда программа нигезендә ике тармак буенча – башлангыч һөнәри белем (НПО) һәм урта һөнәри белем бирү(СПО) каралган. Урта һөнәри белем бирү программасы нигезендә 2014 елдан җәмәгать туклануы продукциясе юнәлеше буенча – техник-технолог, авыл хуҗалыгы механизациясе буенча – техник-механик, автомобиль транспортын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча – техник, икътисад һәм бухгалтер учеты (тармаклар буенча) - бухгалтерлар белгечлекләренә укыту планлаштырыла.
Хәзерге вакытта техникумны юридик зат буларак теркәү, лицензия алу һәм устав кабул итү өстендә эш алып барыла. Бүгенге көндә башлангыч һөнәри белем бирү программасы буенча авыл, район өчен таләп ителгән тракторчы-машинист, автомеханик (яңа һөнәр), пешекче-кондитерлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, умартачы, сатучы, цифрлы мәгълүматны эшкәртү мастеры һөнәрләренә өйрәнәләр. Шулай ук, 8нче группага кергән физик тайпылышлары булган укучылар өчен коррекцион уку төркеме оештырылган. Биредә алар төзелеш һәм бизәкләү эшләре буенча белгечлек үзләштерәчәк. Шоферларга, категорияләрен күтәрү өчен түләүле курслар да эшли.
Үткән елларда уку биналары, тулай торак бинасы төзекләндерелде, производство мастерскойлары реконструкцияләнде. Автотрактодром яңартылды, биредә юл йөрүтбилгеләре яңаларына алмаштырылды. 2014 елга бер уку корпусының эчен тулысынча төзекләндерү буенча дәүләт планына кертеп калдыра алдык, киләсе елга төзекләндерү эшләренә тотыначакбыз. Автотрактодром уку машиналары белән тулыландырылды. Хәзерге вакытта биредә булачак шоферларны машина йөртүгә әзерләү өчен 5 җиңел машина, 2 “КамАЗ” автомобиле, 2 автобус бар. Шулай ук, хәрби комиссариат белән килешү нигезендә, булачак солдатларны ВУС-827 программасы нигезендә укытып, С категорияле шофер белгечлеге буенча әзерләү өчен бер “Урал” автомобиле дә бар. Армия өчен елына 30-35ләп шофер әзерлибез, ди әлеге уку йорты директоры. Аннан соң безнең үзебезнең 305 гектар мәйданны биләгән чәчүлек җирләребез бар, анда төрле культуралар игәбез. Сүз уңаеннан, быелгы урак чорында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 20,3әр центнер уңыш чыкты. Җирләребезне эшкәртү өчен җитәрлек күләмдә техникабыз бар. Биредә шуны да ассызыклыйсым килә, җирләребезне чәчү һәм уңышын җыеп алу чорында белгечләребез – укытучы-мастерлар һәм студентлар эшлиләр. Студентларга биредә эшләү чорында хезмәт хакы да түләнә, үзләрен сынап карау өчен менә дигән практика да. Шулай ук, техникум базасындагы уку хуҗалыгында терлекләр: сарыклар, дуңгызлар, куяннар, атлар асрыйбыз. 30 оя умарта кортлары бар. Умартачы һөнәрен үзләштерүчеләр практиканы шунда үтәләр, ди ул.
Башка авыллардан яисә чит төбәкләрдән килүче укучылар өчен 90 урынга исәпләнгән тулай торак. Тулай торакта урын җитмәгән очракта студентларга район үзәгендә фатирлар табарга ярдәм итәләр, урнаштыралар, фатир өчен түләүнең бер өлешен техникум үз өстенә ала. Студентларны ашханәдә өч тапкыр түләүсез ашату оештырылган. Уку елы дәвамында алар стипендия белән тәэмин ителә.
ИА «Татар-информ»
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз