Кайбычның “Миләшкәй” бакчасында әлегә урыннар бар

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Кайбыч муниципаль районындагы иң зур балалар бакчасы – район үзәгендәге “Миләшкәй”дән быел 29 баланы мәктәпкә озатканнар, сабыйларны әле дә кабул итәләр.
– Бакчабыз 140 урынга исәпләнгән, хәзерге вакытта 130дан артык бала йөри. Мәктәпкә әзерлек төркемендә быел да 30 сабый. Балаларын китерергә теләүче әти-әниләр байтак, чиратка тезелмәсәләр дә, дистәдән артык гариза бар. Аларның барысы да хәзер үк йөри башлый дигән сүз түгел, яшь ярым тулгач, уку елының теләсә кайсы вакытында килә алалар. Әлегә берәүне дә кире бормыйбыз, урыннар җитә, – диде бу уңайдан “Миләшкәй” мөдире Сәвия Тимершина.
Бакчада ун тәрбияче, алты няня, музыкаль җитәкче эшли. Сәвия Тимершина әйтүенчә, кадрлар мәсьәләсендә ихтыяҗ юк.
– Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык кагыйдәләр дә төгәл үтәлә. Әти-әнисе газизен безнең кулларга ышанып тапшыра, тәрбиячеләр җаваплылыкның никадәр зур булуын яхшы аңлый, – ди ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International