Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең конференциясе булды

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Азнакай муниципаль районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләрнең “Модернизация шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне оештыруның актуаль проблемалары һәм инновацион процесслар” темасы буенча конференциясе булды.
Муниципаль районда 58 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар. Бакчага барлыгы 3621 бала йөри, бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 процентка күбрәк. Район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе нәниләр өчен шартларны тагын да яхшырту, чиратларны киметү буенча зур эш башкара. “Тамчыкай” балалар бакчасы ачылу – моның ачык мисалы.
Конференция эшендә балалар бакчалары хезмәткәрләре мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль проблемалары хакында фикер алыштылар һәм резолюция кабул иттеләр, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International