Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды
2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды.
Анда берничә мәсьәлә кү¬тәрелде. Утырышта “РФ Халыклары телләре турын¬да”гы РФ Законына үзгә¬решләр кертү турында”гы Федераль закон проектына киңрәк тукталдылар. Мәсьәлә шактый катлаулы. Бу уңайдан комитет рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
– Милли мәсьәлә иң четерекле проблемаларның берсе. Бигрәк тә тел өлкәсендә. Рос¬сиянең соңгы вакытта милли мәсьәләләр буенча стратегиясе кабул ителде, проектлар, программалар эшләнә. Ләкин аларның берсе дә милләтләр файдасына түгел. Моннан берничә ел элек 309 нчы закон кабул ителде. Ул турыдан-туры милли мәгариф¬нең дә¬рәҗәсен түбән төшерү өчен эшләнгән закон булды. Ул РФ Консти¬туциясенә каршы ки¬лә. Стра¬тегиядә дә Конститу¬циягә каршы килгән урыннар күп. Анда “Россия милләте” диел¬гән. Андый мил¬ләт була алмый. Конституциядә “Рос¬сиянең күпмилләтле халкы” дип язылган. Монысы дөрес. Әмма законнарда, программада башка төрле формада языла. РФ Дәүләт Думасында тагын бер закон проекты эшләнде. Ул “РФ Халыклары Телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында” дип атала. Ул безгә ял вакытында килде. Нишләптер четерекле законнар депутатлар ял иткән вакытта, август аенда җибәрелә. 309 нчы белән дә шулай булган иде. Анда милли телләрне кысрыклау тәкъдим ителә. Моңа кадәр Конституциядә телләр 3 дәрә¬җәдә бирелә иде. Беренчесе, Россиянең дәүләт теле – рус теле.
Икенчесе, Россия милли республикаларының дәүләт теле. Татарстанда ул – татар, Башкортстанда – башкорт теле. Өченчесе – туган телләр. Яңа закон проектында төбәк¬ләрнең дәүләт телләре түбән¬рәк төшерелә. Алар гадәти туган телләр белән бертигез статуста итеп билгеләнә. Матбугатка кагылышлы бик тә сәер тәкъдимнәр бар. Бөтен матбугат чаралары рус телен¬дә бастырылырга, тапшырылырга тиеш. Әгәр милли телдә тапшырыла, языла икән, алар¬ның сүзгә-сүз рус телендә¬ге¬сенә туры килүе шарт. Радио, телевидениедә тапшырылганда хәтта интонация дә туры килергә тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса фамилиясе яки вакыйга кычкырып әйтелсә, аны татарча да шулай ук итеп әйтергә кирәк булачак. Әк¬рен әйтелсә, әкрен әйтелергә. Бу – бернинди дә кысага сыймый торган нәрсә.
Моңа кадәр судларда, хокук саклау органнарында туган телләрдә чыгыш ясый, таләп¬ләрне куя идек, гариза яза ала идек. Яңа закон проектында болар бөтенләй юк. Федераль судлар рус телендә генә эшләргә тиеш булачак. Мондый урыннар бик күп. Бүгенге законнар буенча рус һәм татар телләре дәүләт тел¬ләре буларак тигез укытыла. Әгәр бу закон кабул ителсә, рус теле ике төрле: дәүләт теле һәм туган тел буларак укытылырга тиеш булачак. Ул вакытта дәресләрне каян ала¬сың? Билгеле, башка фәннәр кыскартылачак, бу татар те¬ленә китереп сугачак дип шикләнәбез. Бу – туган тел¬ләрне кысрыклауны күздә тотып эшләнгән закон проекты. Без моның белән һич кенә дә килешергә уйламыйбыз. Комитетыбыз, аны якламыйбыз, хупламыйбыз, дигән карар чыгарды. Без аны Дәүләт Советы сессиясенең көн тәрти¬бенә кертәбез, ул хакта фикер алышачакбыз. Карарны Россия Дәүләт Думасына, ил җитәкчелегенә җибәрәчәк¬без, – дип җавап бирде жур¬налистларның соравына комитет рәисе Разил Вәлиев.
Ватаным Татарстан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз