Татарстанда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивале тәмамланды

2023 елның 15 декабре, җомга

14 декабрьдә Татарстан халыклары дуслыгы йорты базасында Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм  этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең җиңүчеләрен  бүләкләү һәм гала-концерт булды.   Фестиваль хореография, вокал, халык иҗаты номинацияләре буенча үткәрелде. Анда  1-4, 5-8  һәм 9-11 сыйныф укучылары катнашты.

Фестивальнең зона этабы Яр Чаллыда, Әлмәттә, Казанда узды.

Фестивальдә катнашу өчен 120 коллектив  гариза биргән . Зона этабында Татарстанның 30 муниципаль районыннан 1020 укучы катнашты.

Жюри рәисе - Таишева Римма Мөбәрәковна, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, ТАССРның халык артисты.

Гран-при иясе -  Казанның Вахитов районы күп милләтле якшәмбе мәктәбенең “Сакартвело” хореографик коллективы,  җитәкчесе ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Теа Фридовна Пертай .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International