Илсур Һадиуллин мәктәпләрдәге конфликтлар турында : Ата-аналар баланың күңел халәтен күзәтеп торырга тиеш

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин матбугат конференциясендә , Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр нинди булачак,  гаиләдә белем алучы укучыларны  мәктәпләргә кайтару һәм уку йортларындагы  куркынычсызлык турында сөйләде.

  Татарстанда гаиләдә белем алучы укучылары саны кимеде. Май аенда өйдә 3885 укучы  укыса,  бүген - 3134 укучы, диде Һадиуллин.  Министр сүзләренә караганда, гаилә белеме алган чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Рус теле буенча алар 7 баллга түбәнрәк, математикадан - 11 баллга, физикадан - 12,9 баллга, химия буенча - 9 баллга, тарих буенча - 15 баллга, география буенча - 37 баллга, җәмгыять белеме һәм әдәбият буенча - 13 баллга.

Татарстан ел саен мәктәпләрдә иминлекне  саклауга 1,5 млрд сум акча бүлеп бирә. Республикада куркынычсызлык паспорты булган 3,6 мең мәгариф оешмасы эшли, диде министрлык башлыгы. Һадиуллин сүзләренә караганда, хәзер республика мәктәпләрендә 650дән артык психолог эшли  һәм аларның җитмәве сизелә. " Норматив буенча, психологлар  булмаска тиешле мәктәпләр бар. Әмма без эшкә мәктәп белгечләрен генә җәлеп итмибез ", - дип билгеләде ул.

Мәктәпләрдә телефоннарны тыюга килгәндә, спикер тиешле федераль закон кабул ителде, дип искәртте. Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, локаль актлар әлегә ахырга кадәр расланмаган. "Телефоннар кайда сакланырга тиеш - мәктәп укучысы сумкасында, тартмада? Аларның сакланышы өчен кем җавап бирә? Закон кабул ителде, әмма әлегә  мәсьәлә ачык ", - диде ул.

Татарстанда быел барлыгы  9,6 меңнән артык урынга исәпләнгән  11 мәктәп төзелгән. Киләсе елда мәгариф учреждениеләре төзелеше дәвам итәчәк, диде Һадиуллин.

Лаеш районының Усад һәм Сокуры авылларында , Биектау районының Чернышевка авылында, Казанның «Горки» районында  1224 урынлы мәктәпләр,  шулай ук Көек авылында 600 урынга янкорма төзелер дип көтелә. Моннан тыш, Казанның  "Весна" торак комплексында мәктәп төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International