Татарстан мәктәпләрендә булачак укытучылар әзерләү өчен 368 педагогик сыйныф ачылды

2023 елның 23 декабре, шимбә

Быел Татарстан мәктәпләрендә 368 педагогик сыйныф ачылды, аларда 5 меңнән артык укучы белем ала. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Шул ук вакытта, мәгариф системасының бурычы - икътисадның барлык тармаклары өчен дә белгечләр әзерләү. Шуңа күрә,  быел шулай ук инженер, аэрокосмик, аграр, физик-математик, химик-биологик сыйныфлар да  ачылды. Универсаль сыйныфлар да бар», - дип билгеләп үтте Һадиуллин.

Аның сүзләренә караганда, мәктәптән белгечләр әзерләү эшендә укытучылар гына түгел, эш бирүчеләр дә җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International