Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысына килүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Чара Казанда «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда узды.
Кар яву һәм юлларында зур бөкеләр булу сәбәпле, Рәис Казанга килгәндә тоткарланган барлык балаларны да көтәргә кушты. Бәйрәм балаларсыз башлана алмый, диде Рөстәм Миңнеханов. Чараны оештыручылар килгән балаларның күңелен ачтылар, тамаша вакыт буенча тоткарлык белән башланып китте.
Концерт-театральләштерелгән программа башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Биектау районыннан килгән «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында җиңүче Камашевлар гаиләсе белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте.
"Гаилә - теләсә кайсы җәмгыятьнең төп кыйммәте. Кадерле дуслар! Сезне Яңа ел белән котлыйм! Хыялланыгыз, алдыгызга яңа максатлар куегыз, үз көчегезгә ышаныгыз. Барысы да тормышка ашачак! Кадерле балалар! Сез - Татарстан киләчәге, аның якты өмете. Тырышып укыгыз, бердәм дус булыгыз. Бәйрәм белән!” - диде Рәис.