Очрашу “Татнефть-Арена”да Республика Яңа ел чыршысы тамашасы кысаларында узды. Анда Камашевлар гаиләсенең дә балалары чакырылган иде.
Искәртәбез, Камашевлар - «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында җиңүчеләр. Гаилә Биектау районының Усад авылында яши, гаилә корганнарына 18 ел. Алексей һәм Лия Камашевлар Татарстан Республикасының тәрбиягә алган гаиләләренең “Без бергә!” региональ иҗтимагый оешмасы әгъзалары. Гаиләдә тугыз бала тәрбияләнә, шуларның бишесе - тәрбиягә алынган. Камашевларның кечерәк кенә хуҗалыгы бар - ат, пони, кәҗә, йорт кошлары тоталар. Шулай ук йорт хайваннары - попугай, ташбака, мәчеләр һәм такс токымлы этләре тә бар.
Бу гаиләдәге балалар - спорт, әдәби, музыка конкурсларында катнашучылар һәм призерлар.