Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Аерым алганда, "Мәгариф турында" канунга кертелгән төзәтмәләр аныклавынча, телгә алынган текстта әлеге рухи-әхлакый кыйммәтләр астында нәкъ менә "традицион Россия" рухи-әхлакый кыйммәтләре күздә тотыла һәм мәгариф өлкәсендә РФ дәүләт сәясәте бу кыйммәтләргә туры килергә тиеш.
Моннан тыш, новелла педагогларны үз эшчәнлеген "традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә" башкарырга мәҗбүр итә.
Моннан тыш, укытучыларга "белем алучыларның патриотизм хисен формалаштыру, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Ватан геройлары батырлыкларына, закон һәм хокук тәртибе, хезмәт кешесенә һәм өлкән буынга хөрмәт" бурычы йөкләнә.
Балаларга шулай ук "Россиянең күпмилләтле халкы мәдәни мирасына һәм традицияләренә үзара хөрмәт, сакчыл мөнәсәбәт" бирелергә тиеш. Тагын аларда "ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенә җаваплы мөнәсәбәтне үстерергә кирәк диелә.
Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 12 декабрьдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан быелның 22 декабрендә хупланды. Ул рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.