Җәмәгать экспертлары өч ел дәвамында министрлык комиссияләрендә актив катнашты: ТР мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш, ТР дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс үткәрү, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ТР дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрү буенча аттестация комиссиясе, дәүләт һәм ведомство бүләкләрен карау буенча бүләкләү комиссиясе һ.б.
Бәйсез экспертларның гомуми саны - 21 кеше. Болар - дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы, башкарма хакимият органы, Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләре һөнәри берлегенең региональ оешмасы, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләре.
Безнең арада урнашкан эшлекле мөнәсәбәтләрне һәм үзара аңлашуны югары бәялибез.
“Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” дигән билге белән бүләкләнделәр:
- Казанның Халыкара мәктәбе директоры, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Нияз Гафиятуллин,
- Федераль психологик һәм дисциплинаара тикшеренүләр үзәгенең Казан филиалының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Римма Гыйльмиева,
- Казан педагогика көллияте директоры, РФ урта педагогика уку йортларының директорлар советы президиумы әгъзасы Анфиса Җәләлова,
- Казан (Идел буе) федераль университеты президенты Рияз Минзарипов,
- КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» гомумбелем бирү интернат-мәктәбе директоры, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет секретаре Елена Скобельцына,
- Мәгариф хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлеге Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Илдар Яруллин,
- 83нче лицей директоры Диләрә Бикуева.
"Мактаулы остаз" билгесе белән бүләкләнделәр:
- Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Раиса Афанасьева,
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Л. Толстой исемендәге рус филология һәм мәдәният югары мәктәбен укыту методикасы һәм рус әдәбияты кафедрасы профессоры Әлфия Галимуллина,
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы доценты Ильвира Галиулина,
- ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов,
- мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге директоры Ләйсән Мингалиева,
- КФУның Икътисад һәм финанслар идарәсе институтының икътисадый иминлек һәм салым кафедрасы мөдире Айдар Туфетулов.