Владимир Путин "Ел остазы" премиясен гамәлгә кертергә тәкъдим итте

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Мондый тәкъдим белән Россия Президенты Владимир Путин «Укытучы һәм остазның ролен һәм абруен күтәрү турында»  Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады.

Дәүләт башлыгы игътибарны остазларның эше өчен өстәмә түләү мөмкинлекләрен закон тарафыннан алдан карау кирәклегенә юнәлтте, чөнки әхлакый чаралар белән беррәттән, ил өчен мөһим булган хезмәтне бүләкләүнең матди инструментлары да булырга тиеш.

Утырыш башланыр алдыннан Президент Укытучы  һәм остаз елының төп чараларына һәм вакыйгаларына багышланган тематик күргәзмәне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International