Бүген Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башлана

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

10 гыйнвардан 29 февральгә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында 2023/24 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак.  Төбәк этабы француз теле белән  старт ала, ә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре белән тәмамланачак. Быел олимпиадада Россия Федерациясенең 89 субъектыннан һәм «Сириус» федераль территориясеннән укучылар катнашачак.

Олимпиадада катнашучылар 24 фән буенча үз белемнәрен күрсәтәчәкләр. Олимпиада өчен биремнәр үзәк предмет-методик комиссияләр тарафыннан эшләнгән һәм барлык Россия мәктәп укучылары өчен бердәм.

Кайбер гомуми белем бирү предметлары буенча төбәк этабы ике көн уза һәм теоретик кына түгел, язма, телдән, гамәли һәм эксперименталь мәсьәләләрне чишүне  күздә тоткан гамәли биремнәрне  үтәүне дә эченә ала.

Оештыручыларга, жюри һәм апелляция комиссияләре вәкилләренә консультация ярдәме күрсәтү максатыннан, 24 фән буенча 2023/24 уку елының төбәк этабын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча вебинарлар үткәрелде.

Узган уку елында төбәк этабында 180 меңгә якын  9-11 сыйныф укучылары  катнашкан, шуларның 55 меңнән артыгы җиңүче һәм призер булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International