Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Анадырь шәһәре халкы белән очрашуда белдерде (трансляция Кремль матбугат хезмәтенең Telegram-каналында оештырылган иде).
"Әлбәттә, программаны озынайтырга кирәк. Без аны 2030 елга кадәр озайтачакбыз, ул кирәкле. Хәзер саннарны кабатлап тормыйм. Тулаем ил буенча да, Ерак Көнчыгыш буенча да программа нәтиҗәле эшли, кешеләр килә ", - дип уртаклашты дәүләт башлыгы вәзгыятькә бәя биреп.
Президент ассызыклаганча, яшь педагогларга старт капиталының 2 млн сумын бирүдән тыш, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына торак белән ярдәм итәргә кирәк.
2022 елдан "Земский учитель" программасы "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль проектына кертелгән.