Мәктәпләрдә 5-7 сыйныфлар өчен тарих курсына туган ил дәресләре кайтачак

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2025 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә тарих курсына "Безнең як тарихы" дигән модуль өстәләчәк.

Педагоглар фикеренчә, туган як тарихын өйрәнү укучыларга кирәкле белемнәр биреп кенә калмыйча, үзенең кече Ватаны белән горурланырга да мөмкинлек бирәчәк.

"Безнең як тарихы" уку курсына Россия халыкларының рухи-әхлакый культурасы нигезләрен кертү тәкъдим ителә. "Бер үк вакытта "Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дигән фән өлкәсе һәм "Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" дигән укыту предметы төшереп калдырыла, аның эчтәлеге "Безнең як тарихы" уку курсына интеграцияләнәчәк", - диелә документта. Үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керер дип көтелә. Җирле тарих белән танышу урта мәктәптә - 5-7 сыйныф программалары кысаларында узачак.

Барлык дәреслекләр Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институтында тышкы экспертиза узачак, федераль дәүләт стандартларына туры китереләчәк һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегенә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International